6 май көнне Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда сугыш чоры балалары һәм Алан урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашты.
14 май көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Теләче урта мәктәбенең 8 «В» сыйныфы укучылары өчен «Эбру - матурлык дөньясы» дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Ахметшин Аяз һәм Ахматвалиев Илхан музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән, бүген 14 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.
Әлеге чарада халыкны Алан авылы җирлеге башлыгы Зиннатов Айнур Рашит улы, районнан килгән кунак Хасанов Булат Наил улы, «Алан» ширкәте директоры Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Гәбделгазиз улы бәйрәм белән котлап үттеләр. Алан авылы мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнаштылар. Тантана мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Әлеге чарада балалар тукымага төрле бизәкләр төшерделәр һәм үзләре сайлаган рәсемнәрне келәм чигү техникасы ярдәмендә башкардылар. Бу мастер-класс аларга бик ошый, алар бөтен тырышлыкларын салып, хәтта икенче эшне дә башлап җибәрделәр. Балалар мондый чараларга бик теләп йөриләр һәм үзләренең кул эшләре белән чын күңелдән горурланалар.
2025 елның 12 маеннан алып 2025 елның 25 маена кадәр Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара.
Митингта тыл ветераннары, Әфган сугышы ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы ачып җибәрде.Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Шулай ук, бәйрәм концерты булып узды. Китапханәдә сугыш чоры балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре белән чәй табыны артында очрашу - кичә үткәрелде.
Бу Җиңү - гасырларның иң зур вакыйгасы, шуңа күрә без Җиңү көнен илебезнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Ватаныбызны сугышларда саклаган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 9 Май - буыннарны батырлык тарихы белән берләштерә. Һәр гаиләнең үз герое, алар безнең йөрәкләрдә яши, алар безнең белән бергә «Үлемсез полк» сафларында.
10 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында синель таякчыклардан лаләләр ясау буенча «Оста куллар» мастер-классы үткәрелде. Укучылар китапханәче җитәкчелегендә зур кызыксыну белән чәчәкләр ясау белән шөгыльләнделәр. Балалар бик тырышып, матур чәчәкләр ясадылар. Чәчәкләр ясау -мавыктыргыч шөгыль генә түгел, укучыларның иҗади күнекмәләрен үстерүнең менә дигән ысулы да булып тора.