ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган, яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә әлеге датага багышланган чаралар уздырылды. Көн дәвамында педагоглар балаларга гаиләнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр.

Илебез өчен Бөек бәйрәм, Җиңү көне алдыннан Баландыш авылы мәдәният йортында «Язлар безгә Җиңү алып килде» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чараны оештыруда Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты. Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р. Ш. һәм мәктәп директоры Ю.Р. Хуҗин тантаналы чыгыш ясадылар. Тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Сугышта һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм обелискка Ватаныбызны коткарган өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә дан таҗы салдылар.

Бу көннәрдә китапханәгә килгән һәркемгә георгий тасмасы тапшырылды. Георгий тасмасы - ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Китапханә укучылары әлеге патриотик акциягә бик теләп кушылдылар.

Аның максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе уңаеннан бәйрәм атмосферасын булдыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарны искә алу. Иске Җөри авыл китапханәсе мәктәп  белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап,  «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясендә катнашты һәм тәрәзәләрне Җиңүнең төп символлары белән бизәде. Акциядә катнашуыбыз белән без илебез өчен гомерләрен биргән геройларга һәм Җиңүне якынайтуда ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт белдерәбез.

Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә – якын кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җирдә бәхетле һәм тату гаилә – яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияләрне саклау. Халыкара гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Минем гаиләм – минем байлыгым» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук өй учагын ничек булдыру турында сөйләүче, гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән китаплардан китапханә укучылары бик күп файдалы киңәшләр тапты.

Бу фаҗигале вакыйгалар бездән ераграк киткән саен, безнең тарихыбызны саклаган сәнгать әсәрләре кыйммәтлерәк урын алып тора. Истәлекле дата хөрмәтенә Казаклар авылы китапханәсендә «Китапларда солдат батырлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә укучыларга үз илләренең тарихын белү кирәклеген күрсәтүгә һәм җирдә тынычлык өчен көрәшкән кешеләргә рәхмәтләрен мәңгегә йөрәктә саклауга юнәлдерелгән.

8 май көнне Олы Кибәхуҗа, Казаклар авылларында җиңү көненә багышланган «Җиңү көне – бу дөньяның яңадан туган көне» дип исемләнгән митинглар үтте. Митинг барышында клуб каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта мәктәп укучылары обелиск янында сакта тордылар. Чара концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Китапханәдә «Китапларда солдат батырлыгы» дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.  

Китапханәче катнашучыларга якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, «Сугыш турындагы китапны укы» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бу чарада укучылар үз яшьтәшләре - яшүсмер геройлар турында язылган китаплар белән таныштылар. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узса да, сугыш хатирәләре, туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылырга тиеш түгел.

2025 елның 14 маенда Алабуга шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Р. Р.Гатиятов, А. И. Вәлиуллин җитәкчелегендәге «Балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле)үзәгендә » тәрбияләнүчеләр командасы Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 2009-2011 елгы, 2012-2013 елгы, 2014 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ачык турнирда катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International