ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Чарада катнашучылар коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, бу күренешкә каршы көрәш өчен хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чаралар турында белделәр һәм бу мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында катнашучыларга коррупциягә каршы көрәш турында белешмәләр таратылды. Шулай ук китапханәдә «Коррупциягә каршы көрәш» исемле китап күргәзмәсе куелды, анда әлеге мөһим темага кагылышлы китаплар тәкъдим ителде. Чараның максаты – җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңлату эшен алып бару һәм кешеләрне бу проблемага игътибар итәргә чакыру.


23
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 23 сентябрендә Теләче районының МБГУ «Югары Кибәхуҗа  урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт техникасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроциклларны куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында мондый төр техникалар  катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

          Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең эш графигы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябрендә «Нәүрүз» кооперативында җитештерү бинасында төягечне техник торышын тикшерү уздырылды. Әлеге чараның максаты машинаның техник торышын тикшерү һәм аларны то актында техниканың факттагы торышына теркәү иде. Машина йөртүченең эшкә рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булувын, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

          Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән төягечкә ТО узу турында таныклык бирелде.

Ел саен 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә, бу дата миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Тынычлык булсын килер көннәрдә!” дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде.


22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Чарада катнашучылар китаплар өчен матур һәм ачык кыстыргычлар ясадылар. Бу кыстыргычларны мөстәкыйль рәвештә дә, бүләк сыйфатында да кулланырга мөмкин. Ахырдан яшь осталар үзләренең яраткан китапларын бизәү өчен үз эшләнмәләрен өйләренә алып кайтып киттеләр. Әлеге мастер-класс балаларда китапларга мәхәббәтне үстерергә ярдәм итә, матур кыстыргычлар тудыра. Алар укуны уңайлырак һәм күңеллерәк итеп кенә калмый, бәлки балаларда үзләренең иҗади идеяләрен дә белдерергә өйрәтә.

Чара халыкта, аерым алганда яшьләрдә коррупцияне кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер төре буларак аңлауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде, шулай ук хокукый тәртип һәм гаделлек мәсьәләләре буенча агарту эшләре алып барылды. Чараның төп танып белү максатлары яшьләрдә коррупция күренешләрен чикләүгә карашларны мөстәкыйль билгеләү күнекмәләрен формалаштыруны һәм төрле тормыш ситуацияләрендә гадел эш итә белүне үстерүне үз эченә алды. Мәдәният хезмәткәрләренең тәрбияви бурычлары яшьләрдә гаделлек хисе һәм башка кешеләргә ышаныч тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Чара барышында коррупциягә каршы көрәш белән бәйле актуаль мәсьәләләр һәм коррупция куркынычы шартларында гражданнарның хокукларын яклау ысуллары турында фикер алыштылар.

Чарада катнашучылар әдәби викторина сорауларына, яраткан геройлары турындагы табышмакларга җавап биреп, үзләренең яраткан әдәби әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук чарада «Геройны әйт», «Мин бу әкиятне беләм!», «Исемеңне тулыландыр» кебек конкурсларда актив катнаштылар. Уеннар күңелле һәм кызыклы узды, катнашучылар арасында дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Мондый чаралар китапка мәхәббәтне арттыруда, әдәбиятка кызыксыну уятуда һәм яшь буынны укырга өндәүдә мөһим роль уйный.

19 сентябрьдә “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” мәдәният клубы әгъзалары белән берлектә “Ачык сандык янында” дип исемләнгән чара оештырдылар. Әлеге чара татар халкының бай гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен таныту максатын күздә тотып үткәрелде. Чара барышында катнашучылар татар хатын-кызларының көнкүрешендә мөһим роль уйнаган символик сандык белән таныштылар. Бу сандыкта җыелган экспонатлар, мәсәлән, тукылган сөлгеләр, чигелгән япмалар, калфак, түбәтәй, яулык, түшлек, күлмәк, татар башмаклары һәм читек, татар халкының традицион киемнәре һәм көнкүреш әйберләре турында күп нәрсә сөйли. Мондый чаралар, татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга тапшыру өчен бик мөһим.


20
сентябрь, 2025 ел
шимбә

19 сентябрь көнне  Баландыш төп мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе рәисен сайлаулар узды. Сайлау процессы үсеп килүче буында актив тормыш позициясен формалаштыру, иҗтимагый тормышта катнашырга әзер булу, шулай ук проблемалы хәлләрне күрә белүне үстерү һәм аларны хәл итү юлларын табу өчен булдырылган. Сайлаулар узды, «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе Заббарова Ф , сәркатибе  Саруханян М.  сайланды. Бу инициативалы балаларга уңышлар телик, чөнки алар якын арада мәктәп һәм район дәрәҗәсендә үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүгә керешәчәкләр.  Алга, Беренчелэр!


19
сентябрь, 2025 ел
җомга

19 сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә  йөрүче балалар, тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф., Магсумова Р.М., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С ., танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г, һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нен остазлары каршы алды. Балалар үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә, музейда  булдылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.Мәктәп балаларга ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International