19 апрельдә Россиядә Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкы геноциды корбаннары истәлегенә багышланган «Бердәм гамәлләр көне» Бөтенроссия акциясе уза. Бердәм гамәлләр көне - тарихи дөреслекне саклау һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймау мөһимлеген искә төшерү.
19 нчы апрель көнне Урта Мишә авылы клубында районыбызның танылган шагыйрәсе, «Теләче» газетасының актив хәбәрчесе Дамира Миннебаеваның «Язсын иде туган җирләремдә үткәрергә гомер көзләрем» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды. Чарада аның туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре, укучылары һәм сыйныфташлары катнашты. Кичә юбилярның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Котлаулар белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Яруллин, шулай ук Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Бәйгенең максаты - туган якның тарихын өйрәнү һәм саклауда, үстерүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнашучы яшь гражданнарны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Россия Федерациясенең 86 төбәгеннән өч меңнән артык гариза кабул ителгән әлеге бәйгедә Баландыш төп мәктәбе укучысы Рәйлә Гайнетдинова өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде! Ул «Җирле үзидарә лидерлары» номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз! Шул уңайдан Райләне әлеге зур җиңүе белән Баландыш җирле үзидарә җитәкчесе Мөхәмәтшин Р.Ш. та котлады.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 07 маенда 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
21 апрель көнне «Батыр» спорт комплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс,7-8 класс укучылары арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның 7 мәктәбеннән 84 яшь бадминтончы көч сынашты. Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасы 1 урынны яулады.
Әлеге көн уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен хәтер дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар тарихи вакыйгалар белән таныштылар. Китапханәче Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале битләре – оккупацияләнгән территорияләрдә нацистларның һәм аларның булышчыларының җинаятьләре, сугыш елларында совет халкының газаплары, әсирләрнең кешелексез сынаулары һәм кешеләрне аяусыз юк итү турында сөйләде. Шулай ук, укучылар кыскача миллионлаган совет гражданнары һәлак булган үлем лагерьлары тарихлары турында белделәр. Тыныч халыкка каршы нацизм җинаятьләре халык тарафыннан беркайчан да онытылмаячак.
Әлеге көн уңаеннан, Алан урта мәктәбендә, Алан авылы китапханәсе укучылары өчен бердәм батырлык дәресе үткәрелде. Бу көн безгә үткәндәге фаҗигале вакыйгаларны, миллионлаган гаепсез корбаннарны, халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңү өчен түләгән коточкыч бәясен искә төшерә. Бөек сынау еллары бездән ерагая бара, әмма безнең уртак бурычыбыз - әлеге коточкыч вакыйгаларның кабатлануын булдырмау һәм алар хакында онытмау. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!
Әдәплелек социаль киеренкелекне киметү һәм җәмгыятьтәге элемтәләрне ныгыту чарасы булып тора. Әхлаклылык — милләт көченең нигезе, ә әхлаксызлык милләтнең таркалуына, түбән тәгәрәвенә сәбәпче була. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен белү дип аңлыйбыз. Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Коръәндә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый матур әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү — төп максатларның берсе. Шул уңайдан 19 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Әхлак — иман көзгесе» дип исемләнгән яшьләр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр.
20 апрель көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Халыкара яшьләр теләктәшлеге көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә «Без - Россия яшьләре» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мәгълүмат сәгате барышында яшьләр бу датаның барлыкка килү тарихын, «яшьләр» категориясен, бәйрәм итү традицияләрен белделәр. Шулай ук, Россия яшьләренең инициативалары белән таныштылар, үзебезнең һәм чит ил авторларының әсәрләреннән өзекләр укыдылар, үзләре өчен яңа әдәби исемнәр ачтылар. Чара ахырында «Заманча булырга телисең икән - укы» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда яшүсмерлек, беренче мәхәббәт, үз һөнәреңне һәм тормыш юлыңны эзләү темаларына китаплар тәкъдим ителде.
Бу көнне 1943 елда СССР Югары Советы Президиумының 39 нчы номерлы «Совет гражданнары һәм әсир кызылармеецларны үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлар өчен, шулай ук шпионнар, совет гражданнары һәм аларның булышчылары исәбеннән Ватанга хыянәт итүчеләр өчен җәза чаралары турында» указы чыгарыла. Әлеге көн гаепсез корбаннарны искә алу һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймау өчен билгеләнгән.