ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Татарстан - минем Республикам” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга Татарстанның тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында күп кызыклы мәгълүмат җиткерде. Шулай ук статистик мәгълүматлар да тәкъдим ителде. Мәгълүмати сәгатьтән соң, катнашучылар өчен әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, анда балалар Татарстан Республикасы символларын рәсемгә төшереп, үз иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бу чара Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрен арттыруга, шулай ук яшь буынның патриотик хисләрен ныгытуга ярдәм итте.

Велосипедта йөрү — сәламәтлекне ныгыту һәм авыруларны профилактикалауның мөһим чарасы. Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипед белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозу очраклары турында фикер алыштылар, бу исә балаларга юлда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Аннары, балалар велосипедта үзара ярышып, бер-берсе белән көч сынаштылар. Ярышның иң күңелле моменты, әлбәттә, бүләкләү булды. Бер бала да бүләксез калмады һәм һәркем үзенең уңышлары белән горурланды. Катнашучылар ярыштан бик канәгать калды, бу чара алар өчен күңелле һәм файдалы тәҗрибә булды.

Күкчә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында “Келәм чигүе” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс барышында балалар тукымага үзләренең сайлап ясаган бизәкләрен төшереп, келәм чигүе техникасы белән эшләделәр. Алар инде икенче эшләрен яңа баштан эшли башлаулары белән горурланалар, чөнки һәр эш алар өчен уникаль һәм шәхси булып тора.  

Күкчә авыл клубы территориясендә китапханәче һәм клуб мөдире белән берлектә асфальтта рәсем ясау чарасы оештырылды. Асфальтта рәсем ясау – балалар өчен күңелле һәм кызыклы шөгыль, ул иҗатны һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белүне берләштерә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, чыннан да, карандаш яки пумала белән эшләүдән бик аерыла, чөнки монда бөтенләй башка тойгылар һәм мөмкинлекләр ачыла.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 27 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан - туган илем, минем газиз Ватаным!” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.             

27 август көнне Әбде авылы китапханәсендә мәдәният йорты мөдире һәм мәктәп белән берлектә “Толерантлык - уңышка юл!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар толерант шәхеснең төп сыйфатлары, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итүнең мөһимлеге турында белделәр. Һәрбер кешенең кыйммәте турында фикер алышканда, балалар тирә-юньдәгеләр тарафыннан безгә еш кына игътибар һәм аңлау, бер-беребезгә карата түземлелек һәм хөрмәт җитмәве турында уйландылар.                        


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бәйрәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Теләче районы флагларын күтәрү тантанасыннан башланды. Укучыларны һәм педагогларны котлау өчен район хакимиятеннән кунаклар, районның төрле учреждениеләре директорлары, авыл Советлары рәисләре һәм аларның секретарьлары, шулай ук мәгариф бүлеге методистлары килде.

Туфан Миңнуллин пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Ул Татарстан өчен генә түгел, аннан читтә дә күренекле шәхес. Аның иҗат иткән пьесалары, балалар әкиятләре, повестьләре, хәзерге тормыш турында күпсанлы хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре бихисап. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясап, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.                        Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә “Милләтемнең асыл баганасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучының пьесалары, шигырьләре һәм публицистик эшләре тәкъдим ителде.

25 август — җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан 26 август көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Җәлилчеләр батырлыгы – үлемсез!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде, аларның батырлыклары һәм тарихтагы роле турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Р. Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча күзәтү үткәрелде, бу китапта җәлилчеләрнең тормышы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат тупланган. Әлеге чара яшь буында ватанпәрвәрлек хисе һәм тарихка хөрмәт тәрбияләүдә мөһим роль уйнады.

28 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көне уңаеннан мәдәният йорты каршындагы үзәк ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Чара барышында “Татарстан - уртак йортыбыз”, “Ватанны саклау – изге бурыч” дип исемләнгән китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Шулай ук бәйрәмгә килгән кунаклар өчен «Эбру - матурлык дөньясы» һәм “Яраткан китабым өчен кыстыргыч” ясау буенча осталык дәресләре тәкъдим ителде. Әлеге осталык дәресләре катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм китап укуга кызыксыну уятуга ярдәм итте, кунаклар актив катнашып, күңелле вакыт үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International