ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында быел шулай ук террорчылык актлары корбаннарына уртак кайгы һәм ярдәм күрсәтүгә, шулай ук әлеге куркынычка каршы көрәштә тәвәккәллек күрсәтүгә юнәлдерелгән чара уздырылды. Акция барышында катнашучылар савытлардан учларына су җыеп үсемлекләргә су сиптеләр. 


4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

31 август көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең укучылары өчен «Минем авылым, син - Татарстанның тамчысы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, этник чыгышына карамастан, республика халкы югары дәрәҗәдә толерантлык һәм гармония күрсәтә.  1990 елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителә, бу аның сәяси һәм социаль-икътисадый үсешендә мөһим этап була. Республика үзен илнең күпмилләтле составы контекстында зур потенциалга ия булган ышанычлы Россия Федерациясе субъекты буларак танытты.

3 сентябрь - хәтер һәм бердәмлек көне, шулай ук терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Халыкара террорчылык - кешелек иминлегенә төп куркыныч янауларның берсе. Террорчылыкка каршы тору дәүләтнең дә, бөтен җәмгыятьнең дә өстенлекле бурычларының берсе булды һәм булып кала бирә.     


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, Ул вакытта моңарчы күрелмәгән рәхимсез террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган. 3 сентябрьдә бөтен ил террорчылар кулыннан Беслан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Буденновск, Махачкала, Буйнакск, Первомайск, Волгоград, Волгодонск һәм Россиянең торак пунктларында һәлак булган ватандашларыбызны искә ала.


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татар халкы элек-электән икмәкнең кадерен белергә, ипинең һәр валчыгын әрәм итмичә кулланырга өйрәнгән. Бабаларыбыз “Икмәк — Аллаh бүләге!” — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Урып-җыю чоры — игенче өчен иң шатлыклы һәм җаваплы вакыт, чөнки иген кырларында икмәк язмышы хәл ителә. Мәкальдәгечә: "Кылны, кырыкка яра торган вакытлар". Игенчеләр көнне-төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр.              

1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә Германия империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохараев җәзалап үтерелә (чын исеме — Галланур Бохараев). Бу күренекле шәхесләр, дошман алдында капитуляцияләүдән баш тартып, гаҗәеп батырлык һәм ныклык күрсәттеләр һәм үзләренең кыска гомерләрен нацист режимына каршы яшерен көрәшкә багышладылар.                

 Батырлыкларны истә тоту, махсус бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт мөһим. Вакытның нинди булуына карамастан, башкаларны коткару өчен үз гомерләрен корбан иткән ир-егетләребез күп.    

1 сентябрь - Белем көне уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Йөгерүче китап» Бөтенроссия социомәдәни акциясенә кушылдылар. «Йөгерүче китап» акциясе Россиянең барлык почмакларында да китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә. Әлеге акция укуга кызыксыну уятырга, игътибарны китапханәләргә һәм китапка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Ата-аналар җыелышында мөдир Габделхакова Г.В. яңа уку елына максатлар һәм бурычлар тәкъдим  итте, ә тәрбия һәм методик эшләре  буенча мөдир урынбасары Сафина Е. В. белем бирү процессының үзенчәлекләрен яктыртты. 2025-2026 уку елына ата-аналар комитеты формалаштырылды. Катнашучылар балалар бакчасына вакытында түләү, көн режимын үтәү һәм ата-аналарның белем бирү эшчәнлегенә җәлеп ителүе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International