2026 елның 17 мартында «Батыр» спорт комплексында 1-2 класс, 3-4 класс,5-6 класс, 7-8 класс укучылары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.Беренчелектә районның 6 мәктәбеннән 70 яшь бадминтончы көч сынашты.
«Сюрприз» үрнәк балалар хореография коллективының «Наркиз» кече төркемен «5 йолдыз " Халыкара халык биюе конкурс-фестивалендә җиңүләре белән котлыйбыз.Кояшлы Сочида узган «Илһам» иҗади хәрәкәтенең суперфиналы! Безнең яшь йолдызчыкларыбыз сәхнәдә балкып, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар. Аларның дәртле милли биюләре жюриның йөрәген яулап алды, сокланулы фикерләр һәм сокланулы карашлар давылын китереп чыгарды. Балаларыбызның осталыгы һәм куелышларның нәфислеге югары бүләкләр белән генә түгел, ә яңа иҗади казанышларга этәргеч булачак 18 000 сум күләмендә лаеклы Грант һәм Супер финал чакыру белән дә билгеләп үтелде!
2026 елның 13 мартында Теләче филиалы «Татавтодор» АҖ базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче МР буенча бүлеге баш инженер-инспекторы И.Р.Баев һәм Теләче муниципаль районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе И.Х.Каримуллин катнашында машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм башка җаваплы белгечләр белән семинар-кинәшмә үткәрелде.
12 март көнне Теләче урта мәктәбе «Физика-математик алгарыш» масштаблы проектын тормышка ашыруга багышланган республика семинары мәйданчыгы булды.
13 мартта, «Киләчәк» яшьләр үзәгендәге балалар иҗат үзәге хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Теләче районы төзелүгә 35 ел тулуга багышланган «Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат конкурс – фестиваленең сайлап алу турын уздырды. Чара «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә уза. Сайлап алу турында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 400 гә якын бала катнашты, алар үз сәләтләрен төрле юнәлешләрдә күрсәтә алдылар. Конкурсантлар 7 номинациядә көч сынаштылар, һәм иң яхшы чыгыш ясаучылар фестивальнең Гала-концертында катнашачаклар.
18 март көнне, без илебездә Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге дата уңаеннан 15 март көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Россия һәм Кырым – без бергә!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучыларга Кырымның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте, казанышлары хакында аңлатылды. Шулай ук китап укучылар өчен күргәзмә әзерләнде, анда алар Кырым тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алдылар.
Ул төрле буын вәкилләрен, төрле милләт кешеләрен, төрле караштагы шәхесләрне берләштерә ала. Без бер китапны укыганда, бер үк хисләр кичерәбез, бер үк сорауларга җавап эзлибез. Кычкырып уку – бу бары тик мәгълүмат тапшыру гына түгел. Бу – күңел җылысын, игътибарны һәм вакытны бүләк итү. Кечкенә чакта әти-әниләребез, яки әби-бабаларыбыз безгә әкиятләр укыган минутларны искә төшерик. Ул вакытта без үзебезне иң имин, иң якын кешеләр уратып алган хәлдә хис итә идек. Китап – ул вакыт машинасы, ул сихри көзге. Ул безне үткәнгә алып кайта, киләчәккә юл күрсәтә. Ә иң мөһиме – ул безне гел бергә, бербөтен итә. Шул уңайдан 15 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан “Китап безне бербөтен итә” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Чара барышында катнашучылар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар, аның сәбәпләре, төрләре һәм формалары турында мәгълүмат алдылар. Яшьләрнең төп бурычы — коррупциянең төрләрен билгеләү булды. Алар ришвәт бирү, ришвәт алу, янап куркыту кебек гамәлләрне аерып чыгардылар һәм бу төр җинаятьләр өчен нинди җәза каралганын өйрәнделәр. Шулай ук коррупциягә бәйле җинаять җаваплылыгына кемнәрнең җәлеп ителергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар коррупциянең чын куркыныч икәнлеген аңлап, аңа тискәре мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Моннан тыш, «Стоп коррупция!» дигән темага күргәзмә дә куелды, ул катнашучыларда коррупциягә каршы тору хисен тагын да ныгытты.
Алар яшүсмерләргә наркомания – үлемгә китерүче куркыныч авыру, аны дәвалау авыр һәм бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле методлары юк, дип сөйләделәр. Акциядә катнашучылар наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы буклетлар алдылар. Тормыш бик тиз чаба, көн саен ниндидер яңа һәм гадәти булмаган хәлләр булып тора. Шуны истә тотарга кирәк, ул кешегә бер генә тапкыр бирелә, һәм аны дөрес яшәргә кирәк. Акцияне үткәрүчеләр мондый чаралар яшьләрне һәм өлкәннәрне үзләренең сәламәтлекләре һәм киләчәкләре турында уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнә.
2026 елның 11 мартында Теләче урта мәктәбе базасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институты укытучылары белән берлектә «Җиңү»-бөек сүз» дип исемләнгән I Республика фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде.