ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2025 ел
җомга

Чара башында китапханәче балаларны наркотикларның килеп чыгышы тарихы, дөньяның төрле илләрендә, Россиядә алар белән көрәшү ысуллары белән таныштырды. Әңгәмә барышында түбәндәге сораулар каралды: «Яшьләрне кем һәм ничек наркотик упкынга тарта?», «Психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга?», «Кешенең наркотикларга бәйлелеге», Бу мәсьәләләр буенча фикер алышу балаларга наркоманиягә нинди факторлар ярдәм итә икәнлеген аңлатты, үз тирәлегеңә һәм үз карарларыңа игътибарлы булырга өндәде.

Пикник барышында “Барыбыз да биибез” дип исемләнгән кичә үткәрелде, анда малайлар һәм кызлар бик теләп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Төрле биюләр, шигырьләр һәм музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.                                               


12
август, 2025 ел
сишәмбе

Ул әдәбиятта шактый эз калдыра, аның иҗаты төрле жанрларны, шул исәптән проза һәм поэзияне колачлый. Мәдинә Маликова - татар телендә романнар язган беренче хатын-кыз, ул карьерасын журналистикадан башлый, бу аңа язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.             Язучының юбилее уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе-күзәтү оештырылды. Күргәзмәдә «Фидая», «Басып сайрар талы була», «Арыш таҗы» һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче авторның китапларына кыскача күзәтү ясады, язучының тормыш юлы белән таныштырды. Чарада катнашучылар укыган китаплары, авторның әсәрләре, аның иҗаты турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында укучылар Мәдинә Маликованың китапларын өйдә уку өчен алдылар.


10
август, 2025 ел
якшәмбе

Светофорлар юл хәрәкәтен оештыруда төп роль уйный, аварияләрне булдырмаска ярдәм итә, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең иминлеген тәэмин итә.                                                   


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Көн конкурстан башланып китте, балалар командаларга бүленеп, үзләренең яраткан әсәрләрен исләренә төшереп, өйрәнгән җырларын башкардылар. Кыскасы, көннең башлангычы бик күңелле һәм иҗади үтте. Конкурс форматы балаларның активлыгын арттырды, аларның әсәрләргә булган мәхәббәтен яңартты.

Чара барышында китапханә хезмәткәрләре җирнең экологик торышы турында мәгълүмат бирделәр. Яшүсмерләр белән бергә экологик проблемалар: һаваның, суның, урманнарның пычрануы, янгыннарның ешаюы турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне киләсе буыннар өчен саклап калу өчен көчләреннән килгәнчә ничек ярдәм итә алулары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.


6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Аның төп максаты балаларны әкиятләргә тартудан гыйбарәт, чөнки, нәкъ менә әкият аша балалар яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм хыянәт, кыюлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын алалар.                 

Табигатькә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү — безнең киләчәк буын өчен зур әһәмияткә ия.

Икенче көн “Теләче” үсемлекләр питомнигына сәяхәт кылудан башланды. Балалар андагы үсүче чәчәкләр, төрледән-төрле декоратив куаклар, агачлар белән таныштылар.


5
август, 2025 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 14 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Библиолагерь балалар өчен китапларны ярату, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Ул 4-8 август көннәрендә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә үтә. Лагерьның беренче көне «День знакомств/Танышу көне» дип аталды. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннар уйнап таныштылар, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр. Шулай ук алар «Жиңү аллеясы» паркына сәяхәт кылдылар. Паркның тарихын белделәр, үзләренә күп мәгълүмәт тупладылар. Ахырдан «Җәйнең хуш исләре» дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Бу дәрес балаларга җәйнең матурлыгын һәм табигатьнең байлыгын тоярга, җәйге мизгелләрне истә калдыру өчен искиткеч мөмкинлек булды. Кыскасы, лагерьның беренче көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International