Иске Җөри авылы модель китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан «Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Лев Толстой искиткеч язучы. Аның әсәрләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укый. Аның иҗатында, искиткеч көзгедәге кебек, бөтен гасыр дәвамында рус җәмгыяте тормышы чагыла. Китапханәчеләр укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, язучының иҗаты буенча танып белү уены үткәрәделәр, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.
Теләченең 2нче балалар бакчасының зурлар төркемә тәрбияләнүчеләр Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Имамиева Ф.М. балалар өчен музей залы буйлап кызыклы экскурсиясе үткәрде. Балалар бик теләп Фаягөл Миннехановнаны тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар: күргән экспонатлар аларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды. Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә тагын килергә вәгъдә бирделәр.
Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре яшьләр белән “Аек акыл зур бәхет” дип исемләнгән мәглүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәдә “Аек булу - яшәү мәгънәсе” исемле тематик китап күргәзмәсе дә куелды. Әлеге чара яшьләргә киләчәктә аңлап яшәү өчен тәрбия чарасы булды.
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары тәрбияче Хузина Р.Г. һәм музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән берлектә экскурсиягә бардылар.
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – алкоголизм, аңа каршы көрәш проблемасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-китапханә эшенең төп юнәлешләре булып тора. Яшьләрне алкоголизм белән куркытып кына зур уңышка ирешеп булмый. Алар кечкенәдән үк моның азагы аяныч тәмамланасын, упкынга илтүче юл икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр.
Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр... Көзге урман шулкадәр матур, сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шул гүзәллекне укучыларга күрсәтү максатыннан 13 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре көзге урманга экскурсия оештырдылар.
Татар милләтенең ихтирамга лаеклы улы - батыр көрәшче, шагыйрь Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан 13 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Алиш – язучы да, батыр да" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китаплар күргәзмәсендә Алишның төрле елларда басылган әсәрләре һәм китаплары куелды, әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды. Әлеге чара Абдулла Алишның батыр, Ватанга тугрыклы булуы белән халык күңеленә кереп калган шәхес икәнлеген тагын бер кат исбатлады.
Баландыш төп мәктәбендә Татарстан Республикасы корәш Федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров булды. Ул "Корәш" түгәрәгенең дәресләрен карады, тәрбияләнүчеләр белән аралашты, мәктәпнең матди - техник базасы белән кызыксынды.
Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.
Дәрес китапханәдә булган иң зур кыйммәткә – китапка багышланган иде. Балалар гадәти булмаган “Китаплар иленә” сәяхәткә чыктылар, анда “яшәүчеләр” белән таныштылар, китапларның нинди әһәмияткә ия булуын белделәр.