ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яхшысы – мәктәп буенча чын экскурсия,  парта артында утыру, тактада акбур белән нидер ясау мөмкинлеге. …

Бөек рус язучысы, фәлсәфәче рус халкының милли горурлыгы булган Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулуга багышлап Әбде авыл китапханәчесе 13 сентябрь көнне «Меж истиной и заблужденьем» дигән исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

«Хокукый тәрбия» эше кысаларында 12 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Минем хокукларым дөньясы» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты – илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыру.

Аның мирасы 90 томлык матур әдәбият, публицистика, көндәлекләр һәм хатлардан тора. Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан 12 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Толстой тормышы битләре буенча” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗади юлы, әсәрләре белән таныштырды.

Бөтенрәсәй аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шуларны кисәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе «Алкоголь – гаилә дошманы» исеме астында акция үткәрде. Китапханәдә “Начар гадәтләрдән башка тормыш искиткеч” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Этим летом ребята окунулись в чтение вместе с библиотекой! Прочитали то, что им нравится и поделились впечатлениями от прочитанного. Среди них определили трех победителей, прочитавших наибольшее количество книг, креативно оформив карты-путеводители.

Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем сәламәтлегем минем кулда” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара 11 сентябрь көнне авыл яшьләре катнашында үтте. “Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечелек бик күп төрле чирләр китереп чыгара.”- дип аңлаттылар мәдәният хезмәткәрләре.

Алкогольгә бәйлелекне бетерү максатын күздә тотып, һәр елны Россиядә 11 сентябрь көнне “Аеклык көне” үткәрелә.  Бөтенроссия аеклык көне-җәмгыятькә сәламәтлекнең никадәр кыйммәтле булуын һәм тормышның барлык ситуацияләрендә дә аек булуның никадәр мөһимлеген искә төшерү өчен бик яхшы мөмкинлек.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 нче сентябрьдә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында Балалар иҗаты үзәге, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Район мәдәният йорты базаларында маскировка челтәре үрү оештырылды. Акциядә 152 кеше катнашты. Барлыгы 7,5 х 5 метр зурлыктагы дүрт маскировка челтәре үрелде.

19 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нуруллина А.Х. " Татарстан - новый век"-"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар" диеп аталган Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International