18 июль көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында һәм фольклор көненә багышланган «Мәкаль юкка гына әйтелми» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында яшьләр гасырлар аша сәяхәткә чыктылар һәм төрле халыкларның йолалары, Россиядәге иске рус фольклоры белән таныштылар. Алга бару өчен катнашучылар рус халкының халык авыз иҗаты белән бәйле берничә интеллектуаль һәм иҗади сынаулар уздылар. Мәгълүматны ныгыту өчен, 4 раундтан торган уен үткәрелде: «Мәкальне төгәллә», «Мәкаль җый», «Сүзнең нинди предмет турында барганын бел», «Мәкальнең мәгънәсен аңлат». Уен барышында балалар үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
14 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында ашлык сугу комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте, шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
18 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче Август» оешмасында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә Узйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Бу көлү, елмаю һәм чын мәгънәсендә яхшы кәеф. Ә тагын җәй – матур әдәбият белән танышу өчен уңайлы! Буш вакытның күп булуы ничек шәп бит, чөнки яныңда сиңа бөек сәяхәтче булырга ярдәм итүче, китап геройлары белән аралашу шатлыгы бүләк итүче һәм сине гаҗәеп маҗаралар, фантазияләр, иллюзияләр һәм романтика дөньясына алып китүче кызыклы китаплар бар.
Китапханәче балалар белән «Дустың булса хәрәкәт яшәрсең гел сәламәт» дип исемләнгән күңелле уеннар уздырды. Балалар ике төркемгә бүленеп футбол уйнадылар, туп, кыршау , скалкалкалар белән төрле ярышларда катнаштылар. Ахырдан балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, шигырьләрне кычкырып укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар.Әлеге очрашу балаларга бик ошады.
Әлеге чара яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм хокукый белемнәрне арттыру максатыннан оештырылды. Коррупция хокук бозуларының реаль мисалларын һәм аларның җәмгыять өчен нәтиҗәләрен тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелде. Яшүсмерләр дискуссиядә актив катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм сораулар бирделәр. Тематик әңгәмә яшь буынның коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә зур кызыксынуын күрсәтте.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.
11 июль көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә — ул бәхет йорты» дип исемләнгән чара оештырды. Бергәләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искә төшердек, аның традицияләре һәм символлары белән таныштык. Матур кичәбез гаилә турындагы музыкаль номерлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Чарада 30, 40 ел бергә яшәгән гаиләләр дә катнашты. Очрашу бик җылы атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда да күңел күтәренкелеге, якты уңай хис-кичерешләр калдырды.
10 июль көнне Теләче муниципаль районы «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
11 июльдә спорт паркында «Татарстанда җәй» акциясе кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бадминтон буенча Турнир узды. Балалар уеннан уңай хис-кичерешләр алдылар. Һәм ахырда катнашучыларның һәркайсы татлы бүләкләр алды.
Ләкин безнең укучылар бу вакытта да китапханә турында онытмыйлар һәм буш вакытларын безнең белән үткәрәләр. 10 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе клуб хезмәткәре белән берлектә балалар өчен «Ачык һавада укыйбыз» дигән әдәби беседка оештырды. Балалар саф һавада китап-журналларны рәхәтләнеп карадылар, викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр, күңелле һәм гыйбрәтле әкият геройлары – хайваннар турында фикер алыштылар. Ачык һавада уку күңелле, файдалы һәм кызыклы гына түгел, уңайлы да.