ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елнын 5 май конне Олы Нырсы авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Чарада катнашучылар белэн техникаларны куркынычсыз эксплуатациялэу буенча профилактик энгэмэ уздырылды.

«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты.  Әлеге акциядә Теләче район үзәгендә Баландыш төп мәктәбе  укучылары да бик теләп катнаштылар. 

Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә 15 томнан торган “Мәктәп китапханәсе – Бөек Җиңүнең 77 еллыгына” сериясеннән күргәзмә оештырылды. Бу сериягә тупланган әсәрләрдә, фронт истәлекләрендә, документаль язмаларда, очеркларда тылда һәм фронтта тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнар, аларның туган илгә тугрылыклыгы тасвирлана.

8 май көнне Баландыш авылында Бөек  Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан митинг үтте,батырлар истәлегенә һәйкәл ачылды.Әлеге тантаналы чарада Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы да катнашты.

Матур гына тормыш иткәндә, киләчәккә якты уйлар белән яшәп ятканда, бүген илебездәге тынгысызлыкка беркемдә битараф кала алмый. Бигрәк тә газиз улларын  армия хезмәтенә озаткан әниләргә авыр

9 нчы Май якынлашу сәбәпле Олы Мишә урта мәктәбендә  Җиңү бәйрәменә багышланган “Батырларга мәңгелек дан!” дип аталган әдәби музыкаль монтаж белән чыгыш ясадылар. Чарада  Теләче районы газетасы “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе –баш мөхәррир Хузин  Ленар Йосыф улы, авыл җирлеге башлыгы Җәмәлетдинов Фиргат Билалетдин улы да катнашты. Алар барлык кешеләргә илдә тынычлык теләделәр, ахырдан сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләргә венок салдылар.

6 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Мин – журналист” I Республика күләм конкурсның йомгаклау этабы – конкурста җиңү яулаган катнашучыларны тәбрикләү чарасы булып үтте.

Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Шул уңайдан Иске Карабаян авылы китапханәчесе, узенең нәни китап укучылары белән, авылда яшәүче тыл ветианнарын бәйрәм белән котлап, азык-төлек салынган зур пакетларны һәм Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау открыткаларын ветераннарның өйләренә илтеп тапшырдылар. Балалалар ветераннарны котлап матур шигырьләр сөйләделәр.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бүген һәйкәлгә экскурсия ясадык.Һәйкәл үзенең батыр уллары турында яуда һәлак булганнар турында эчтән генә безгә җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International