15 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән , "Челтерәгез чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрделәр. Маршрут, балаларны табигатебезнең байлыгы-авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Беренче тукталыш - “Түбән оч чишмәсе”. Балалар чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар.
Екатериновка авылында мәдәният йорты юк . Шуңа күрә мондый чыгышларны алар зарыгып көтәләр. Мондый очрашулар өлкәннәргә шатлык,бер-берсе белән аралашу,очрашу алып килә дә инде. Кешеләрнең күзләре шатлык һәм рәхмәт белән тулып тора.
Программаны алып баручы Рәзилә Хәкимова барлык тамаша кылучыларга яхшы күтәренке кәеф һәм бәйрәм атмосферасы тудыру сәләте белән уртаклашты. Концерт программасында «Рябинушка» фольклор ансамбле башкаруында рус халык җырлары, Зилә Диндарова , Лилия Солтанова башкаруындагы эстрада җырлары, «Алтын битлек» клуб берләшмәсендә катнашучыларның юмористик монологияләре яңгырады. Ә инде сәхнәгә оста биюче халыкара һәм Бөтенроссия фестиваль-конкурсы лауреаты Гайнетдинова Радмилла күтәрелгәч өлкәннәрнең күңелләре тагын да күтәрелде. Яшь артист Солтан һәм Лилия Солтановлар башкаруындагы «Төнге поезд» җырын тамашачылар зур алкышларга күмделәр.
Концерт искиткеч матур җыр һәм көчле алкышлар белән тәмамланды. Концерттан соң тамашачыларның рухландырган, сокланган йөзләрен күрү безнең өчен зур шатлык булды. Кабат очрашулар теләп өлкәннәр үз йортына җылылык һәм яхшы кәеф алып кайтып киттеләр.
Сезне чын күңелдән Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга тарта, тарихыбызга, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләргә тугъры кала һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Гает җир йөзендә адәм балалырының каны түгелергә тиеш түгеллеген искәртә, сабырлыкка, диндарлыкка өнди.
15 июль көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән "Челтерәгез, чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрде. Беренче тукталыш - “Түбән оч чишмәсе”. Балалар чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар.
Халык санын алу-билгеле бер территориядә: дәүләттә, төбәктә яки торак пунктта барлык кешеләрне исәпкә алу. Һәр кеше үзе, йорт хуҗалыгы, торак шартлары турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Халык санын алу нәтиҗәләре җәмгыять торышының комплекслы картинасын алырга мөмкинлек бирәчәк. Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте – Росстат оештыра һәм координацияли. Әмма халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә күп кенә ведомстволар , институтлар һәм хезмәтләр җәлеп ителгән.
Китапханәче Рахматуллина А.А. язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, язучының китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар Зиннур Хөсниярның әсәрләрен кычкырып укыдылар.
Организм үзгәртеп корыла, үсеп килүче балаларның әйләнә-тирәлеге дә, гадәтләре дә, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Еш кына нәкъ менә шул арада үсмерләрдә начар гадәтләр барлыкка килә. Мондый гадәтләргә, беренче чиратта, тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотиклар куллануны кертергә кирәк.
Нәкъ менә шуңа күрә проблеманың бөтен җитдилеген аңлатуга, аның барлыкка килүен булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.
Аның барышында зарарлы гадәтләр турында сөйләштек, документаль фильм карадык, кроссворд чиштек һәм «белергә – яшәр эчен! " дигән буклетлар тараттык» дип хәбәр иттеләр безгә Шармыш авыл клубыннан.
Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк мәгълүмат бирү - туган илебезне яратырга өйрәтү ысулларының берсе.
Әлеге акция балаларның табигать турындагы китаплар укуга кызыксынуын арттыру, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балаларны әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелде.
"Туган авылым урамын,Кабат,кабат урадым..."- шушы исем астында,районыбызның яңадан оешуына 30 ел тулу уңаеннан,Балыклы авылы мәдәният йорты игълан иткән фотобәйгегә 14 июль көнне нәтиҗә ясалды.Балалар авылыбызның матур табигатен,истәлекле урыннарын фотога төшереп җибәреп,мәдәният йорты каршында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да теге яки бу товарны, хезмәтләрне кулланучы ролендә чыгыш ясады. Безнең хокуклар, кулланучы буларак, шактый еш бозыла. Үзен һәм үз гаиләсен намуссыз җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан яклау өчен, үз хокукларын белергә кирәк.
14 июльдә, Теләче муниципаль районы Алан авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә авыл халкы катнашты. Сораулар сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде. ММИ хезмәткәрләре шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да киңәш-табыш алдылар. Халык тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр куелу, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү сроклары турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирелде. Алкогольле продукцияне сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады. Аралашу барышында суд практикасыннан мисаллар китерелде.
Чара «Вестник потребителя Татарстана " газетасына буклетлар таратылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы