2026 елның 6 июнендә Теләче муниципаль районында «Сабантуй - 2026» бәйрәме узды. Барлыгы 8 аттракцион, 5 аттракцион - кабартылган таулар һәм трамплиннар һәм 3 аттракцион - RB-4 потенциаль биомеханик куркынычы дәрәҗәсе булган карусельләр урнаштырылды һәм тикшерелде. Хокук бозу очраклары булмады.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 11 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2026 елның 1 июнь көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә, Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Дәрес барышында китапханәче нәниләргә илебездә яшәүче халыкларның күптөрлелеге турында сөйләде, аларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар шулай ук дуслыкның кеше тормышындагы әһәмияте турында фикер алыштылар, кем чын дус булып саналырга мөмкин һәм аның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр. Шуннан соң кечкенәләр рәхәтләнеп «Безнең көч дуслыкта» викторинасында көч сынаштылар, дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Төрле милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп кыйммәтләре - ул үзара ярдәмләшү, бер - береңне аңлау, дуслык һәм хөрмәт.
Аның иҗаты — гади кеше хисләренең, тормыш чынбарлыгының тирән эстетик осталык белән чагылышы. Язучының әсәрләре укучыларны изгелеккә, гаделлеккә, намуслылыкка өнди. 29 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәләре китапханәдә Фәнис Яруллин китапларыннан торган «Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан» исемле күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә Фәнис Яруллин иҗатының төп фикерен: чын көч — кулда түгел, күңелдә, кешелектә икәнен ачып бирә. Язучы һәркемне үз кешелеген сакларга, яхшылыкка омтылырга, башкаларның хакын хөрмәт итәргә чакыра.
Алар билгеләнгән маршрут буенча барып юлда очраган һәркемне китап сөюче итәргә тырыштылар, Россия тарихына, илебездә яшәүче халыкларга, аларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә, шулай ук бу халыкларның күренекле вәкилләренә багышланган, эрудицияне тикшерүче сораулар бирделәр. «Йөгерүче китап» интеллектуаль йөгереше Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапханәчеләрдә аеруча зур шатлык уятканы - авыл халкының китапханәгә китаплар һәм яңа тәэсирләр алырга килергә вәгъдә бирүе булды.
Кеше куркынычсызлыкта яши һәм үзен бу хокукларны саклый торган хокук һәм закон булган илдә генә бәхетле итеп хис итә ала. 26 май көнне Айдар авыл китапханәсендә кеше хокуклары һәм ирекләре турында төп күзаллаулар бирү максатында яшүсмерләр белән «Хокук һәм бурычлар иленә сәяхәт» дип исемләнгән аралашу сәгате уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны хокукый даталар календаре белән таныштырдылар. Чарада укучылар кеше хокуклары, кеше тормышының кыйммәтләре турында күзаллаулар алдылар, мәктәптә һәм өйдә, җәмәгать урыннарында һәм урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Казаклар авыл китапханәсендә "Яшәү генә түгел, ә сәламәт булу" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үзды. Очрашуда катнашучылар кеше табигатьтән алган иң кыйммәтле бүләк — сәламәтлек турында сөйләштеләр.
Сүз сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында барды, атап әйткәндә, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен эш һәм ял итүнең оптималь режимы, баланслы туклану, җитәрлек хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләр булмау, шулай ук тормышка уңай мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләнде.
Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап - китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар китапханәчеләр. Китапханәчеләр көне уңаеннан 26 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Китапханә-китапханәче- шул сүзләрдә яктылыкның бөтен чишмәсе”дип исемләнгән аралашу сәгате уздырдылар.
2026 елның 25 маеннан алып 2026 елның 07 июненә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Кукмара, Теләче, Питрәч районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.