ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2025 елның 20 ноябрендә 9.00 дан 15.00 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

12 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында бишенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы өченче  утырышы узды.


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

5 ноябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре “Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасының Конституциясе көненә багышланган иде. Китапханәчеләр Конституциянең һәр ил гражданины өчен мөһимлеген, аның законнарын белү һәм дөрес куллануның цивилизацияле тормыш өчен кирәклеген ассызыкладылар. Китапханәчеләр шулай ук республиканың истәлекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим иттеләр. Чара ахырында балалар викторинада катнашып, сорауларга җавап бирделәр.


10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Анда укытучы Ранъно Шаипова белән берлектә балалар өчен “По страницам Конституции РТ” дип исемләнгән блиц-опрос үткәрделәр. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм Конституция турында кызыксындырган мәгълүматларны белделәр. Чара балаларның хокуклар һәм бурычлар турында белемнәрен арттыруга, шулай ук үз регионнарының тарихына кызыксыну уятуга ярдәм итте.

6 ноябрь көнне Шәдке авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы» дип исемләнгән күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Бу мөһим бәйрәм, нинди яшьтә булуыңа карамастан, һәркемгә кагыла, чөнки нәкъ менә шул көнне хокукый системаның нигезе булган төп закон игълан ителгән. Күргәзмәдә конституцион хокукка, дәүләт тарихына, Татарстанның дәүләт символикасына һәм Конституциянең барлыкка килү тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Чара катнашучыларга Конституциянең әһәмиятен һәм аның җәмгыятьтәге ролен аңларга ярдәм итте.

 

Чараның максаты - укучыларны туган якның мәдәнияте һәм традицияләре белән мавыктыргыч сюжет линиясе ярдәмендә таныштыру иде. Квест барышында катнашучылар “Татарстан Флагы”, “Милли бәйрәмнәр”, “Милли костюм” һәм “Милли кухня” кебек пунктларны үтәп чыктылар. Укучылар сорауларга җавап биреп, биремнәрне дөрес үтәп, актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, алар станция ахырына кадәр барып җитеп, Татарстан турында яңа белемнәр алдылар. Бу чара балаларга үз туган ягын яхшырак аңларга һәм аның мәдәниятенә кызыксыну уятуга ярдәм итте.

 


7
ноябрь, 2025 ел
җомга

Ул безгә бердәм булуның, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итүнең мөһимлеген искәртә. Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы гореф-гадәтләрен дәвам итү символы булып тора. Ул тынычлык, иминлек һәм бәйсезлек өчен бердәмлекне чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар бердәмлекнең әһәмияте, халыклар арасындагы дуслык һәм татулык турында фикер алыштылар.

Әбде авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә «Россия бердәмлеге белән нык!» дип исемләнгән сәгать үткәрде. Бу чарада балаларга бәйрәмнең барлыкка килүенә сәбәп булган вакыйгалар, Ватаныбыз тарихының истәлекле битләре, аны тудырган һәм куркыныч вакытта саклаган кешеләр турында сөйләнелде.
Һәркем Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә калдырды. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм бар — Халыклар бердәмлеге көне. Бу чара балаларда патриотик хисләр формалаштыруга һәм җәмгыятьтә бердәмлекнең әһәмиятен аңлауга ярдәм итә.

5 ноябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәсендә өлкән яшьтәгеләр белән очрашу үткәрелде, ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Очрашу вакытында катнашучылар әлеге көнгә багышланган кроссвордлар чиштеләр, милли телләрдә җырлар башкардылар, шулай ук Ватан, мәхәббәт, мәдәният һәм сәнгать турында шигырьләр укыдылар. Бу чара катнашучылар арасында бердәмлек һәм дуслык атмосферасы тудырып, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерүгә ярдәм итте.

5 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә нәфис сүз осталарын ачыклау максатыннан “Сүзләр балкышы” дип исемләнгән нәфис сүз бәйгесенең сайлап алу туры үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм нәфис сүз осталыгын күрсәтеп, төрле авторларның әсәрләрен укыдылар. Бәйгедә җиңүчеләр район күләмендә үтүче бәйгедә жюри алдында чыгыш ясаячаклар, бу исә алар өчен үз талантларын югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге булачак. Чара “Пушкин картасы” программасы кысаларында оештырылды. “Сүзләр балкышы” бәйгесе катнашучыларга үзләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм әдәбиятка, нәфис сүзгә игътибарны арттыру өчен менә дигән мәйданчык булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International