ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында илкүләм “Җиңү тәрәзәләре” акциясе дә башланып китте.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үтүче "Җиңү тәрәзәләре"/ "Окна Победы" акциясенә Субаш авыл китапханәсе дә кушылды.

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр. Теләче үзәк китапханәсе “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли” исемле китап  күргәзмәсе төзеп китап укучыларга тәкъдим итте.

2024 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Теләче районы прокуроры урынбасары Ахунов Р.И. белән очраштылар.

5 май көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл жирлеге башлыгы Х.Ш. Хасаншин белән берлектә, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч-пакетлар өләштеләр. Шулай ук аларның сәламәтлекләре белән кызыксынып, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Ветераннарыбыз шулай зурлаганнарына зур рәхмәтләрен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп, алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Бу көнне без бу коточкыч вакыйгалардан кичергән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә төшерәбез, хәзерге вакытта яшәүче барлык ветераннарны котлыйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез һәм үз гомерләрен кызганмыйча, ил өчен һәлак булган, миллионлаган кешеләргә яшәү мөмкинлеге бүләк иткән сугышчы-геройларны искә алабыз.

Бөек Җиңү турында истәлекләрне яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, тәрәзәләрне Тынычлык күгәрчене, Җиңү символлары – Мәңгелек ут белән бизәп, акциягә кушылдылар.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы да сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкларына, сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма, бу дәһшәтле чор вакыйгалары ерагайган саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк уела. 

Алар нәрсә кичергән, нинди авырлыклар һәм шатлыклар белән очрашканнар - боларның барысы турында безгә сугыш чоры хатлары сөйли.

Сугыш турында истәлекләрне без өлкәннәр сөйләвеннән һәм китаплардан укып кына белә алабыз. Китаплардагы  истәлекләр безне 1941 елда башланган фаҗигале көннәрдән алып 1945 елгы Җиңүгә чаклы озата бара.

9 май – Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн – Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган.   Шул уңайдан 4 май көнне Сауш авылы китапханәсендә китап укучыларга “Батырлар даны мәңгелек” темасы белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Җиңү көненең җиңел бирелмәве,  1941 - 1945 еллардагы сугышта 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калды. Бу Җиңүне яулау, түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы турында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан, белешмә басмалардан укып белергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International