Уведомление о проведении общественных обсуждений предварительных материалов оценки воздействия на окружающую среду по объекту государственной экологической экспертизы «Проект Указа Президента Республики Татарстан «Об утверждении лимита добычи охотничьих ресурсов на территории Республики Татарстан на период с 1 августа 2022 года до 1 августа 2023 года» с материалами, обосновывающими лимит и квоты добычи лосей, косуль сибирских, оленей благородных, рысей и барсуков на период с 1 августа 2022 года до 1 августа 2023 года на территории Республики Татарстан»
20 март көнне районыбыз авылларында, шул исәптән район үзәге Теләчедә дә Нәүрүз бәйрәме гөрләде.
19 март Караширмә авылы клубы каршында Нәүрүзбикәне каршы алу кичәсе булып узды. Кичә концерт номеры, уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан плов, кайнар чәй, коймак булдырылды.
Нәүрүз-язгы көн белән төн тигезләшү һәм яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме. Бу бәйрәмгә Сауш мәдәният йортында зур программа әзерләнгән.
19 мартта Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле балалар бәйрәме оештырды.
19 март көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы, Теләчеинформ командасы, шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичә уздырды.
Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максаты белән 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Кошларым, кошкайларым”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
18 март көнне Айдар авыл мәдәният йортында коррупциягә каршы көрәш уңаеннан дискотека алдыннан “Коррупция-СТОП!” дип исемләнгән тематик әңгәмә һәм рәсем конкурсы уздырылды.
Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм әйлән-тирә мөхитне саклауга җәлеп итү максатыннан Максабаш мәдәният йортында 14 - 20 март аралыгында "Сыерчыкка бүләгем" дип исемләнгәнакция уздырылды. Акция барышында балалар әтиләре, абыйлары белән берлектә канатлы дусларына берсеннән-берсе матур оялар ясап элделәр.