Быел да ярышлар 27 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр барды. Ачылу тантанасында балалар спортчылар антын әйттеләр, алар гадел ярышырга, көндәшләрен хөрмәт итәргә, кагыйдәләрне үтәргә һәм судьяларның карарларына буйсынырга вәгъдә бирделәр, ә судьялар, үз чиратында, гадел булырга ант иттеләр. Бәйрәм чарасы командаларның тантаналы парады белән ачылды, аларның һәркайсының үз исеме, девизы һәм эмблемасы бар иде. Барлык командалар да үҗәт, җитез, көчле иде. Алар спортның барлык кышкы төрләрен дә башкарып чыктылар. Бигрәк тә хоккей , чаңгы ярышлары, «күңелле стартлар» бик кызыклы булды, балаларның кәефләре күтәрелде, көчләре артты.
27 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Холокст – больше никогда" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.
Шул уңайдан китап укучыларда, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Алан авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә башлады. 26 гыйнвар көнне ”Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган телгә - урын түрдә”дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе, рәсем конкурсы, татар язучыларының әсәрләре буенча уен-квест оештырылды.
"Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә батырлык дәресе үткәрелде. Укучыларга “Ленинград блокадасы” исемле презентация күрсәтелде. Фашизмның илебезгә китергән иң зур фаҗигәләрнең берсе безнең хәтердә мәңге сакланыр! Дөньялар тыныч булсын, сугыш уты кабат кабынмасын!!!
1941нең сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гынвар кадәр сузылган канкойгыч вакыйга үз эченә төп-төгәл 871 көнгә сузылып, 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә... Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар. Сугыш туплары инде күптән тынды. Фронт юллары урынында яңа шәhәрләр, авыллар барлыкка килде, ә сугыш хәтирәләре онытылмый... Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Ленинград блокадасы- Каһарманлык символы"-дигән хәтер сәгате уздырылды.
77 ел элек, 1944 елның 27 гыйварында , 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен “Үлемне җиңгән шәһәр” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Укучыларга блокаданың, Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, блокададагы кыз Таня Савичеваның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләнде. Укучылар игътибарына “Ленинград батырлыгы ” дигән электрон презентация тәкъдим ителде һәм “Тынгысыз шәһәр” дип исемләнгән әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
Балаларга Ленинград блокадасы, аның данлыклы сакчылары, героик ленинградчылар, блокадада катнашкан балалар турында сөйләнде. Безнең ил өчен бу дата аерым мәгънәгә ия. Ул - яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге. Ул - безнең тарих, безнең үткәнебез һәм өметебез. Презентация барышында ул көн вакыйгалары турында кыскача тарихи белешмә бирелде, ватанпәрвәрлек, ярдәмчеллек, батырлык һәм ныклык кебек катлаулы төшенчәләр аңлатылды. Шулай ук әлеге тема буенча китаплар да тәкъдим ителде.
Бу көнне 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелде. Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә кичерергә туры килгән нәрсәләрне кичерү - ул чын батырлык. Бу хакта безгә барыбызга да истә тотарга Һәм хәзерге буынга җиткерергә кирәк. Кешеләр ул дәһшәтле сугыш турындагы мәңгелек хәтерне сакларга бурычлы. Шул уңайдан 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белделәр. Алар хөрмәтенә Хәтер шәме кабызылды.
Ачы авыл китапханәсендә М.Е. Салтыковның тууына 195 ел тулу уңаеннан «Мир Салтыков-Щедрина» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының әсәрләре буенча күзәтү үткәрелде.
"Әллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Фәрит кызы бу эшне яратып башкара. Бакчада балалар татар халык уеннарын уйнап, әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен сөйләп үсәләр.
Менә алар Алан мәдәният йортында кунакта.