Теләче район китапханә хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә Каюм Насыйри иҗатына багышланган "Татарның мәгърифәтче улы" дигән әдәби дәрес үткәрделәр. Әлеге чара укучыларны күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист һәм язучының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырылды. Китапханәчеләр укучыларга Каюм Насыйриның татар мәдәнияте, мәгарифе һәм фәнен үстерүгә керткән өлеше турында сөйләделәр.
Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! 15нче февральдә бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулды. Әлеге уңайдан китапханәдә бу бөек датага карата “Җәлил яши, Җәлил мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Уку залында китапханәгә килгән укучыларга китап күргәзмсенә күзәтү үткәрелде. Күзәтү барышында укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табылды.
Әлеге уңайдан, 12 февраль көнне, Баландыш мәдәният йортында китапханә, мәктәп коллективы һәм авыл җирлеге белән берлектә"Төшләремдә һаман сугыш күрәм” дип исемләнгән очрашу оештырылды. Хәрби-патриотик чара барышында укучылар Әфган сугышы ветераннары өчен җырларның иң матурларын, биюләрнең иң дәртлеләрен башкардылар, шигырьләрнең дә иң мәгънәлеләре укылды. Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән батыр йөрәкле авылдаш егетләребез белән без чиксез горурланабыз.
Китапханәче укучыларны 19 гасырның күренекле татар галиме - этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри иҗаты һәм биографиясе белән таныштырды. Балалар Каюм Насыйриның нинди уникаль кеше булуын белделәр.
Алар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Ул татар телен үстерү һәм аны рус теле белән якынайту өчен күп нәрсә эшләгән, чөнки ике теллелекне үз халкының мәдәнияте чәчәк атуына ачкыч дип санаган.14 февральдә энциклопедик галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Шул уңайдан 13 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Каюм Насыйри – бөек шәхес” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашучылар әдипнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, күргәзмәдәге китапларын карадылар. Килүчеләр Каюм Насыйриның нинди уникаль кеше булуын белделәр.
13 нче февраль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстанда һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип аталган тематик сәгать үткәрделәр.
Буген, 13 нче февраль көнне, Баландыш төп мәктәбенең 8-9 нчы сыйныф укучылары дәһшәтле Әфган сугышы елларын искә алу, хәтер яңарту максатыннан “Киләчәк” яшьләр үзәгендә “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Теләче бүлеге “Яшь армия” әгъзалары өчен оештырган, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз : Айдар Галимҗанов, Рәис Нуртдинов һәм Газинур Закировлар белэн очрашуда катнашып кайттылар.
2025 елның 14 февралендә бөтен гомерен, бөтен талантын татар халкына багышлаган күренекле татар галиме, педагогы, мәгърифәтчесе, энциклопедисты, тарихчысы, этнографы, әдәбиятчысы, тел белгече Каюм Насыйрины тууына 200 ел тула. Каюм Насыйри үз халкын мәгърифәтле итү бурычын тормышка ашыра башлаган беренче татар галиме.
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан сугышыннан чыгарылуына 36 ел була. Әлеге уңайдан, 12 февраль көнне, Баландыш төп мәктәбе укучылары авылыбыз мәдәният йортында уткәрелгән "Төшләремдә һаман сугыш күрәм” дип исемләнгән очрашуда катнаштылар. Хәрби-патриотик чара барышында укучылар Әфган сугышы ветераннары өчен җырларның иң матурларын, биюләрнең иң дәртлеләрен башкардылар, шигырьләрнең дэ иң мәгънәлеләре укылды. Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән батыр йөрәкле авылдаш егетләребез белән без чиксез горурланабыз.
2023 елның 14 декабрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова Алия Рафис кызы белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге төркеме тәрбияләнүчеләребезнең "Алдынгылар хәрәкәт" енә керү тантанасы үткәрелде.