ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

    2026 елның 17 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елгы, 2014-2015 елгы һәм 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футбол буенча Бөтенроссия ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда 12 команда катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга әлеге сүзнең нәрсә аңлатуын, коррупция барлыкка килүнең сәбәпләрен һәм аның белән көрәшү ысуллары турында сөйләделәр. Чарада укучылар ребуслар чиштеләр һәм коррупция темасына викторина сорауларына җавап бирделәр.  Шулай ук, «Ришвәт нәрсә ул?» һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» темаларына фикер алыштылар.

Чара азагында әңгәмәдә катнашучыларның һәммәсе дә коррупция – начар күренеш һәм законга каршы бара, шуңа күрә һәрвакыт гадел булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

16 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында күренекле татар мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган әдәби уку булып узды. Чара программасы бай һәм эчтәлекле булды. Чыгыш ясаучылар китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева аның тормыш юлы, үткәне һәм гыйльми  хезмәтләре белән таныштырса, методик һәм библиографик бүлек җитәкчесе Наилә Садыйкова тарихи китапларыннан өзекләр китереп аның иҗатына тукталды.

Тамбур чигүнең барлык нигезләрен белергә теләүчеләрне  китапханәче  китапханәгә җыйды. Ул аларга эш эзлеклелеген күрсәтте һәм тамбур чигүнең адымлы техникасын өйрәтте. Чара барышында "Милли стильдәге тамбурлы чигү" дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.


15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 нче елның 11 нче гыйнварыннан 14 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары Иске Җөри урта мәктәбенең укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә инглиз теле буенча «Олимпка юл» дип исемләнгән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.

Теләче үзәк китапханәсе #"ТукайныБергәләпУкыйбыз" республикакүләм проектына кушылды. 15 гыйнвар көнне Габдулла Тукайның “Ай һәм Кояш” шигыре укылды. Әйе, бергәләшеп Тукай шигырьләрен укуыбыз, "Туган тел" җыры белән тәмамлануы - туган телебезне һәм бай мәдәниятебезне саклауга булган тугрылыгыбызның ачык дәлиле.

Күргәзмәдә дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм авыруларны профилактикалау турында китаплар тәкъдим ителде. Үсмерләр үз сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту турында күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балалар өчен шулай ук уен да үткәрелде. Әлеге чара үсмерләрне яңа белемнәр белән баетып кына калмады, ә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга да этәргеч бирде. Китапханәче алынган белемнәр яшь укучылар арасында дөрес тормыш рәвеше сайлау өчен стимул булыр дип өметләнә.

Кышкы табигать матурлыгыннан ләззәтләнеп, аңа композиторлар, рәссамнар, язучылар һәм шагыйрьләр мәдхия җырлыйлар. Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре укучыларга күңел җылысын бүләк итү өчен кыш турында иң матур һәм илһамландыргыч шигырьләр җыйды. Яңа ел бәйрәме көннәрендә, 9 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә «Яңа ел шигырьләре кәрҗине» дип исемләнгән әдәби-шигъри марафон үткәрелде. Бу көнне марафонда катнашучылар Яңа ел, кыш турындагы матур шигырьләрне укыдылар.

Кышкы табигать үзенчәлекле, бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем сөрә, агачлар бәс белән каплана.

8 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә "Кышкы әкият ясыйбыз" исемле иҗат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар елның бик матур вакыты - кыш иленә кунакка килделәр! Китапханәче белән бергә балалар кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турында иң яхшы әсәрләрне искә төшерделәр: П.Бажовның "Көмеш тояк", Э. Успенскийның "Простоквашинода Кыш", Г. Х. Андерсенның «Кар патшабикәсе», рус халык әкиятләре "Морозко", "Кар кызы", "По щучьему велению" һәм башкалар. Аннары иҗат белән шөгыльләнделәр: балалар рәсемнәрдә кышкы табигатьне, йомшак кар көртләрен, кар бабайны, чыршыны сурәтләделәр. Һәрбер рәсемдә табигатькә һәм туган якка мәхәббәт сизелә. Чарадан соң кыш турындагы күп кенә әкиятләр үз укучыларын тапты.


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

6 гыйнвар көнне  Сауш авыл китапханәсендә "Ак калфак"  берләшмәсе  активлары катнашында  Татарстан Республикасының күренекле халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Г.Бәшировның тууына 125 ел тулуга багышлап "Туган як һәм гүзәллек җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының биографиясе, беренче хикәяләре – туган җир темасын чагылдырган беренче "Яңа сугыш" китабы белән таныштылар. Шулай ук "Туган ягым – яшел бишегем" повестеннан өзекләр дә укылды. Анда әдип  милли гореф-гадәтләрне бик яхшы итеп тасвирлый. Китапханәдә Г.Бәширов иҗаты буенча китап күргәзмәсе куелып, язучының иҗатына күзәтү дә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International