ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн халыкның үз каһарманнарын искә алу, бөек хезмәт казанышларын һәм героик еллар истәлекләрен яшь буын күңелендә яңарту өчен мөһим бер вакыйга булып тора. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбенең укучылары өчен «Батырлык ул – рухи матурлык» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр.

29 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Талантлы яшьләр — халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән районкүләм яшьләр фестиваленең гала-концерты зур тантана белән узды. Бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге фестиваль яшьләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора. Айдар авылы китапханәсенең “Матур сүз” берләшмәсеннән Фәнзия Фаляхова һәм Фирүзә Хасанова “Нәфис сүз” номинациясендә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, лаеклы рәвештә икенче урынга ирештеләр. Аларның уңышлары һәм тырышлыклары муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинурович Хамидуллин тарафыннан югары бәяләнде һәм бүләкләнде. Әлеге чара яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүгә, рухи байлыкларын арттыруга һәм халкыбызның киләчәгенә ышаныч уятуга зур өлеш кертә.


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Кыш алдыннан ГЛПС вирусын (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) күчерүче кимерүчеләрнең активлыгы арта, чөнки алар өйләрдә һәм хуҗалык корылмаларында җылылык һәм азык эзлиләр. Илдә иң еш очрый торган авыру - бөер синдромлы геморрагик бизгәк.

Китапханәче Назипова Миләүшә белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәлиевич бергәләп мөмкинлекләре чикле авылдашлары Гарипов Рәмис янына барып, аның хәлен белештеләр һәм күңел җылысын, игътибарын чагылдырган күчтәнәч пакетларын тапшырдылар. Әлеге очрашу – ихлас кайгырту һәм ярдәм күрсәтүнең чын мисалы булды.


7
декабрь, 2025 ел
якшәмбе

6 декабрьдә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы ТР гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча "Каләм сынавы" республика ярышларында катнашып, түбәндәге урыннарны яулады: өлкән төркем -1, кече төркем -2 урыннар. Шулай ук команда 17000 сумлык спорт инвентаре сатып алуга серификат алды. Тренерны (А.Ф. Заббаров) һәм бөтен команданы зур җиңүләре белән котлыйбыз , алга таба уңышлар телибез.

Чарада безнең районнан 2 финалист катнашты, алар  коррупциягә каршы кыйммәтләрне һәм хокукый грамоталылыкны пропагандалауга юнәлдерелгән инша һәм видеоролик тәкъдим иттеләр.

Теләче урта мәктәбенең 2А сыйныфы укучысы Әхмәтвәлиев Данияр Илнар улы 2нче дәрәҗә җиңүчесе дип танылды, җитәкчесе Әскәрова Фирдәүс Мәснәви кызы, Олы Мишә урта мәктәбенең шулай ук 2нче сыйныфы укучысы Гайнетдинова Инзилә Илфат кызы 3нче дәрәҗә җиңүчесе булды, җитәкчесе Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы. Укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗатларында, укуларында уңышлар телибез!

Лингвистика һәм мәдәниятара багланышлар факультеты деканы укыту эшләре буенча урынбасар Габдрахманова Алсу Сәмин кызы һәм  фәнни эшләр буенча урынбасар Гаязова Алинә Алмаз кызы укучыларга һөнәри юнәлеш буенча мәгълүмат бирделәр. Укучылар видеопрезентация карадылар, сорауларга җавап бирделәр,  фикер алыштылар.  Белгечләр балаларны уку юнәлешләре, кабул итү кагыйдәләре, укыту үзенчәлекләре һәм уку йортының фәнни, иҗади, уку һәм оештыру эшчәнлегендә булган мөмкинлекләр белән таныштырдылар. Укучылар шулай ук уку процессы һәм киләчәктә эшкә урнашу перспективалары, иң популяр белгечлекләр һәм юнәлешләр турында тулы мәгълүмат алдылар. Очрашу кызыклы үтте.

Чараның төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне иҗтимагый социаль, мәдәни һәм икътисади тормышка җәлеп итүгә юнәлтелгән даими эш үткәрүнең зарурлыгын ассызыклау. Инвалидлар декадасы кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Кул эшләре йөрәккә һәм җанга дәва» дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикләнгән укучыларыбыз Миләүшә Шәкурова һәм Алсу Габидуллина күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Китапханәгә килүчеләр аларның иҗат җимешләрен хәйрия нигезендә сатып ала алачак.

4 декабрьдә Казан шәһәрендә, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XXV «Идел‑йорт‑2025» төбәкара театр коллективлары конкурсы җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы узды.
50 мең сумга диплом һәм сертификат иясе булып Алан авыл мәдәният йортының «Умырзая» театры коллективы — Исламия Мәхмутованың «Мәхәббәт чишмәсе» пьесасы буенча куелган спектакль белән — танылды. Спектакльне сәхнәгә куючы  Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан мәдәният йорты директоры Гүзәлия Габделхаковна.
Коллективны җиңү белән котлап, уңышлар, көчле алкышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!


5
декабрь, 2025 ел
җомга

1 декабрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәсендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән күңелле һәм мәгънәле очрашу үткәрелде. Китапханәче балаларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштырды, аның тормыш юлы турында презентация күрсәтте. Укучылар шагыйрьнең әкиятләренә илһамланып рәсемнәр ясадылар һәм аның әсәрләрен кычкырып укып, күңелләренә якын шигырьләрне яңарттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International