ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 9 октябрь көнендә Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Емельянова Раиса Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Раиса Емельяновага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

07 октябрь көнне  Питрәч районы  спорткомплексында 2006-2008, 2009-2011 нче елда туган егетләр арасында АЧҖ «Ак Барс Пестрецы»  призына көрәш буенча ачык турнир булып узды.  Бу ярышта Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районы командалары катнашты.

Айдар авылы китапханәсендә 6-8 октябрь көннәрендә күренекле драматург Данил Салиховның 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Халык күңелен яулаган драматург” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның портреты, шулай ук фондта булган әсәрләре урын алды. Танылган драматургның пьесалары күп еллар дәвамында сәхнәдә якты, заманча тормыш белән яши, бөтен Россия буенча күп кенә театрларның репертуарларын бизи.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа.  Д. Салихов — актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе.

5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан Баландыш авылы мәдәният йортында, Урта Мишә һәм Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Тамаша залына мөгаллимнәр, ветеран-укытучылар, кунаклар җыелган иде.

Язучы, драматург Данил Салиховка 65 яшь тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Данил Салихов - танылган драматург” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Танылган язучы Данил Салихов - Татарстан Республикасының иң күренекле һәм популяр эшлеклеләренең берсе.  Ул, өч дистә пьеса авторы, ә элек театр сәхнәсен яхшы белүче яхшы актер. Аның әсәрләренең геройлары - төрле кешеләр: фронтовиклар, авыл хезмәтчәннәре, яшьләр һәм түрәләр. Аның йомшак юморы бар, гәрчә пьесаларында үткен сатирик күренешләре дә бар.

7 октябрь көнне Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә фельдшер катнашында "Сәламәт булуга ни җитә" исемле әңгәмә узды. Фельдшер балаларга файдалы продуктлар, спорт төрләре, шәхси гигиена турында мәгълүмат бирде. Шулай ук кеше тормышының кыйммәте турында һәм һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында булуы  турында сөйләде.

2023 елның 07 октябрендә Казан шәһәрендә кул сугышы буенча республика турниры узды.Әлеге ярышларда «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле)  үзәгенең»  өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.

5 октябрь көнне илкүләм Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәпкә йөрдек, белем алдык һәм тормышның акыллы фәннәрен үзләштердек. Безне бу белем дөньясына махсус кеше-укытучы алып барды!

2023 елның 08 октябрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 3 зона этабында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International