ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

Организм үзгәртеп корыла, үсеп килүче балаларның әйләнә-тирәлеге дә, гадәтләре дә, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Еш кына нәкъ менә шул арада үсмерләрдә начар гадәтләр барлыкка килә. Мондый гадәтләргә, беренче чиратта, тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотиклар куллануны кертергә кирәк.

Нәкъ менә шуңа күрә проблеманың бөтен җитдилеген аңлатуга, аның барлыкка килүен булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.

​ ​ Аның барышында зарарлы гадәтләр турында сөйләштек, документаль фильм карадык, кроссворд чиштек һәм «белергә – яшәр эчен! " дигән буклетлар тараттык» дип хәбәр иттеләр безгә  Шармыш авыл клубыннан.

Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк мәгълүмат бирү - туган илебезне яратырга өйрәтү ысулларының берсе.
Әлеге акция балаларның табигать турындагы китаплар укуга кызыксынуын арттыру, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, балаларны әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелде.

"Туган авылым урамын,Кабат,кабат урадым..."- шушы исем астында,районыбызның яңадан оешуына 30 ел тулу уңаеннан,Балыклы авылы мәдәният йорты игълан иткән фотобәйгегә 14 июль көнне нәтиҗә ясалды.Балалар авылыбызның матур табигатен,истәлекле урыннарын фотога төшереп җибәреп,мәдәният йорты каршында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да теге яки бу товарны, хезмәтләрне кулланучы ролендә чыгыш ясады. Безнең хокуклар, кулланучы буларак, шактый еш бозыла. Үзен һәм үз гаиләсен намуссыз җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан яклау өчен, үз хокукларын белергә кирәк.

14 июльдә, Теләче муниципаль районы Алан авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә авыл халкы катнашты. Сораулар сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде. ММИ хезмәткәрләре шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да киңәш-табыш алдылар. Халык тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр куелу, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү сроклары турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирелде. Алкогольле продукцияне сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады. Аралашу барышында суд практикасыннан мисаллар китерелде.

Чара «Вестник потребителя Татарстана " газетасына буклетлар таратылды.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә үзенең китап укучыларына ярдәмгә “Табигать - иң яхшы даруханә” дип исемләнгән  информацион-белешмә почмак әзерләнде һәм сәламәтлек сәгате үткәрелде, барлык китапханәгә килүчеләргә көн дәвамында буклетлар таратылды.

Балалар үзләренең дусларына яраткан китапларын бик теләп тәкъдим иттеләр. Килгән укучылар "сатучылар" һәм "сатып алучылар" рольләренә бүленеп чыгыш ясадылар. “Сатучылар” китап тәкъдим иткәндә, аның нинди кызыклы булуына кыскача реклама ясадылар, ә "сатып алучы" ролендәге балалар теге яки бу китапның нәрсә белән кызыклы булуы һәм аны ни өчен "сатып алырга" кирәклеге белән кызыксындылар. Чарага "Яңа китап иң шәбе укы син аны, яме" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Китапханәче Рахматуллина А.А. балаларны яңа китаплар белән таныштырды, аларны укырга тәкъдим итте.

14 июль көнне ​ район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов, мәдәният йорты директоры Ф.М. Нагимова, методист З.В.Ибраһимова , авыл мәдәният йорты директорлары, авыл клубы мөдирләре катнашында​ чираттагы ​ киңәшмә узды. Киңәшмәдә сүз грант бәйгеләрендә катнашу, җәйге чорда чаралар уздыру, территорияләрне чиста тоту һәм​ хәзерге чорда актуаль тема ​ – прививка ясату хакында барды.

Чараның максаты -  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик куллануга тискәре караш тәрбияләү иде. Катнашучыларга  наркотикның нәрсә икәнен, төрләрен, наркотик кулланган кешенең киләчәге булмавы турында анлату эшләре алып барылды.

“Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда”,- диләр. Шуңа күрә, керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән  һәм шифалы үләннәр жыйганнар. 12 июль конне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре дә авыл халкы белән берлектә шифалы уләннәр жыюны оештырды.

Без Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре каникул чорында укучылар белән төрледән-төрле чаралар үткәрәбез. 14 нче июль көнне мәдәният йорты бакчасында “Тамчы –шоу” викторина үткәрелде. Бу чарада укучылар туган авыл, туган як,туган авылыбызның тарихын сөйләделәр. Безнең максат укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International