ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән 6 нчы май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә балалар арасында «Без тынычлык яклы» дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.

«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турындагы балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә укуга ярдәм итү, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү буенча зур күләмле чара.    

Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар. Безнең, яшь буынның, Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш. Ветераннарның исән чагында кадерләрен белик. Шуны истә тотып, 6 май көнне Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Урта Мишә авылы китапханәсе клуб белән берлектә әлеге акциягә кушылдылар. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы, ул елларда совет халкының батырлыгы турында сөйләде. Укучылар Муса Җәлил, Фатих Кәримнең шигырьләрен укыдылар. Шигырьләр буенча фикер алышынды, укучылар китапханәченең сорауларына җаваплар бирделәр. Чара «Утлы еллар кайтавазы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Очрашуның темасы  «Онытырга мөмкин түгел..»дигән исем астында узды. Мәктәпкә әзерлек  төркеме тәрбияләнүчеләре үз тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Хафизова Н.Р. һәм  музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р җитәкчелегендәге  концерт программасын тәкъдим иттеләр, балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, матур итеп биеделәр.  Район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре  йортының кечкенә һәм уңайлы залында хөкем сөргән мизгелләр беркемне дә битараф калдырмады: хәтер музыкасы һәм төрле буыннарның очрашу шатлыгы тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр хәтерендә калачак. БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, БЕЗ ГОРУРЛАНАБЫЗ!

Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.                                                                           6 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очраштылар. «Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын», - диде ул.                                                                                                                                                     Тагын күп дистә еллар үтәр, буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Еллар узган саен күп вакыйгалар хәтердән югала, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел.

Февраль аенда Теләче районының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Җиңүгә 80 адым» акциясенә старт бирелде . Акция кысаларында Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре Теләче районының гуманитар үзәгендә булдылар.

Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә «Резеда Вәлиева иҗаты» темасына әңгәмә үткәрелде. Китапханәдә шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмаклар тупланган китаплар күрсәтелде. Чара барышында балалар туган як — Татарстан, аның табигате, дуслыгы турында шигырьләр укыдылар. Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да өлкәннәр ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

Халыкара акция кысаларында Күкчә авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә Бөек Ватан сугышы темасына китаплар уку оештырды. Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды, Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны һичшиксез укырга кирәклеген, алар аша ата-бабаларыбыз кылган батырлыкларына хөрмәт, истәлек тапшырыла икәнлеге аңлатылды. Шулай ук китапханәдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде.

Георгий тасмаларын тарату акциясе - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан кешеләрне берләштерә торган мөһим һәм кирәкле чара.                                                          6 май көнне Күкчә авылында мәдәният хезмәткәрләре теләгән һәркемгә Георгий тасмалары өләштеләр, әлеге символның әһәмияте һәм тарихы, шулай ук аны йөртү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Әлеге акция тарихи хәтерне сакларга һәм мөһим кыйммәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә, шулай ук бердәмлек һәм патриотизм атмосферасын тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International