ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Әлеге бәйрәм совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә «Восток-1» космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләнелә. Космонавтика көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Галәмгә юл» дип исемләнгән  уен-сәяхәте кичәсе үткәрелде. Балалар өчен «Космос һәм без» темасына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар беренче космонавт Ю. Гагарин турында, атаклы этләр Белка һәм Стрелка, аларның очудан соң булган киләчәк язмышы турында белделәр. Шулай ук, космос темасына видеоролик тәкъдим ителде, космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде.

15 апрель  көнне, Баландыш төп  мәктәбенең  бер төркем җырга- сәнгатькә гашыйк  укучылары Теләче районы мәдәният йортында узган "Теләче йолдызчыгы" балалар халык иҗаты фестиваль – конкурсында катнаштылар. Әлеге фестивальнең максаты -Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының балалар һәм яшүсмерләр сәнгатен һәм эстетик иҗатын үстерү.  1 дәрәҗә лауреат дипломы белән  ”Дуслык” ансамбле( җитәкчесе Сафина А.Э.), 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән  2 класс укучысы Гайнутдинов Р. бүләкләнделәр. (җитәкчесе Тимербайева Ф.М.). Котлыйбыз!

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Олы Мишә авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара үткәрелде. Авыл фельдшеры сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге, кеше өчен иң мөһиме — аның сәламәтлеге турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, озак яшәү һәм актив яшәү рәвеше үзара ничек бәйле булуын, сәламәтлекне ничек саклап калырга икәнен белделәр.

Безнең төбәктә сугышкан сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, 10 апрель көнне Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче укучылар өчен «Якташларыбызның фронт батырлыклары» дип исемләнгән әлеге солдатларның батырлыкларына багышланган хәтер һәм батырлык сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче укучыларга күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре һәм орденнары белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат бирде. Укучылар зур игътибар һәм кызыксыну белән китапханәче хикәясен кызыксынып тыңладылар. Чара яшьләрдә үз илебез тарихына һәм аны яклаучыларның батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләре, әти-әниләр алдында: «Салават күпере» журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү» темасы белән журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева чыгыш ясады. Балалар өчен нәшер ителүче журнал белән якыннан таныштырды, сәхифәләренә күзәтү ясады.
«Салават күпере» журналының мульти-медиалы булуы, әкиятләр, акыллы уеннар һәм ябыштыргычлар белән баетылганы хакында ассызыклады. Әлеге чара кысаларында безнең тәрбиячеләр Хабирова Ф.Ф. һәм Биккинина Р.Р. мастер класслар күрсәттеләр. Мондый очрашулар дәвамлы, дуслыгыбыз нык булсын дигән теләктә калабыз.

Бу чараны оештыруда авыл китапханәчесе дә бик актив катнашты. Авыл җирлегенең олысы да, кечесе дә читтә калмады, концерт кабатланмас күргәзмәләре, театраль күренешләре белән истә калды. Әлбәттә концертта җыр-биюгә дә, нәфис сүзгә дә урын зурдан булды.

Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Әлеге көн уңаеннан, Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күпме могҗизалы ачышлар бар» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балаларга очучы космонавтлар, кояш системасы, планеталар, йолдызлар һәм галактикалар турында кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Чара ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, космос турында белемнәрен ныгыттылар.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Алар нәрсә кичергән, нинди авырлыклар һәм шатлыклар белән очрашканнар - боларның барысы турында безгә сугыш чоры хатлары сөйли.                                                                                               

2025 елның 14 апрелендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы  «Татарстанның бадминтон өметләре-1 тур» сайлап алу этабында катнашты.

12 апрельдә, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре космонавтика көне уңаеннан, 3 нче сыйныф укучылары белән «Космос глазами детей» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң элек балалар кешенең космик киңлеккә беренче очышы турында фильм карадылар, ә аннан соң зур кызыксыну белән космонавтика темасына рәсемнәр ясадылар. Чара азагында китапханәче космос турындагы әдәбиятка күзәтү ясады. Бер сәгать дәвамында без балаларның космос турында күзаллауларын киңәйтергә, аларның иҗат һәм фантазияләрен үстерергә булыша алдык дип ышанабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International