ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

Программада җанлы биюләр, җырлар һәм төрле геройлар белән мавыктыргыч уеннар урын алды, катнашучылар чыршы тирәли җыелып, яңа ел җырларын җырладылар. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын Яңа елга багышланган шигырьләре белән сөендереп, бәйрәмгә тагын да җылылык һәм шатлык өстәделәр. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында узган бу матур һәм күңелле чара балаларга да, өлкәннәргә дә зур шатлык һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте. Тамаша җанлы, күңелле һәм җылы атмосферада үтте.

Әкиятләрдә татарларның ата-бабалары тормышының үзенчәлекләрен, аларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, туган җиргә, табигатькә мәхәббәтен, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, игелек һәм кунакчыллыгы күрсәтелә.  Моңа инаныр өчен, әкиятләрнең, җырларның уңай геройлары образларына, мәкальләргә һәм әйтемнәргә мөрәҗәгать итү җитә.  3 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрәре татар халык әкиятләре буенча «Кар патшалыгында - салкын дәүләттә» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр.  Балалар әкиятләрнең фольклорның бер төре булуын белделәр, кечкенәдән үк нинди әкиятләр белән таныш булуларын искә төшерделәр. Оештыручылар катнашучыларга сораулар бирделәр, шуның белән аларның белемнәрен тикшерделәр.

Ел саен гыйнвар аеның башында барлык китапханәләрдә укучыларны яңадан теркәү башлана, яңа елның беренче эш көннәрендә китапханәчеләр аларны һәрвакыт зур түземсезлек белән көтәләр. Шушы уңайдан, гыйнварның беренче көннәрендә Казаклар авылы китапханәсендә «Яңа ел белән, китап сөючеләр!» дип исемләнгән күңелле акция үтте. Әлеге чара китапханәгә яңа укучыларны җәлеп итүнең матур бер ысулы булып хезмәт итә. Моннан тыш китапханәдә «Китап укысаң - күңел агара!» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнде.

Лотерея уены көлкеле уеннар белән үрелеп барды һәм катнашучыларга Яңа ел сюрпризларында җиңү бәхетен татып, күңелле мизгелләр бүләк итте. Бу күңел ачу чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде: балалар да, олылар да шатланып катнашты. Лотереяда барысы да актив катнашып, күңел ачты һәм гадәттәгечә, зур бүләкләр белән сөенде! Билет ияләре барысы да бәхетле иде, чөнки монда оттыручылар юк — һәркем үз бүләгенә ия булды. Ахырда олылар өчен дискотека оештырылды, ул бәйрәмгә тагын да җылы һәм күңелле рух өстәде.

Быел бу исемгә - Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы лаек булды, аңа истәлек бүләге тапшырылды. Рәзинә - заманча әдәбиятны укырга ярата, китапханәбезнең иң актив укучыларыннан берсе,  һәр үткән чарада актив катнашучыбыз.          Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Барыгызны да Яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа ел мавыктыргыч вакыйгаларга  бай булсын!                                                                    Китапханәбезгә рәхим итегез! Китап сайлагыз, укыгыз һәм рухи ләззәт алыгыз! Без сезне һәрвакыт китапханәбездә күрергә шат!

Чара программасында яңа ел җырлары һәм дәртле биюләр урын алды. Яшь талантлар белән беррәттән өлкән артистлар да үзләренең күңелле номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр, һәркем яраткан яңа ел хитларын һәм яңа композицияләрен башкарды. Шәдке авылы мәдәният йортында узган бу яңа ел кичәсе авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды. Җырлар һәм биюләр бәйрәмнең кабатланмас мохитен тудырып, авылдашларның күңелендә иң якты һәм җылы истәлекләр калдырды.

Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Яңа ел кичәсен 31 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып!” дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп алып барылды. Кичә ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды.

Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булмаса, нинди яңа ел бәйрәме булсын инде? Алар барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котладылар, эшләрендә зур уңышлар, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Беренче минутлардан ук алар бәйрәм рухын тудырып, күңелләргә җылылык һәм шатлык өстәделәр, бәйрәм дәвамында төрле җанлы котлаулар белән куандырдылар. Яңа ел кичәсе концерт номерлары, кызыклы конкурслар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды, һәркемнең күңеленә ямь өстәде.

Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр елы булсын! 29 декабрь көнне Урта Мишә авылы клубында күңелле һәм җанлы Яңа ел кичәсе — бал-маскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарасы төрле күңелле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызының килүе кичәгә тагын да ямь өстәде, бәйрәм рухын күтәрде. Катнашучылар төрле ярышларда актив катнашып, матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән, шатлык-куаныч хисләре белән өйләренә таралды. Яңа ел бәйрәме күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды!

8 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан «Йонлач чыбык» иҗади материаллардан борып кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар йонлач чыбыклар белән эшләү серләрен өйрәнеп, үз куллары белән матур һәм оригиналь кар бөртекләре ясадылар. Мастер-класс балалар өчен кызыклы булды, кышкы каникулларны иҗади һәм мавыктыргыч итеп үткәрү мөмкинлеге тудырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International