ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Сугыш бер гаиләне дә читләтеп узмады. Хәзер без һәр гаиләдә гомерләрен кызганмаганнарны, фронтта батырларча сугышканнарны, тылда хезмәт иткәннәрне искә алабыз. Күкчә авыл китапханәсендә “Сугыш турында укылган китап - Җиңү көненә минем бүләк” темасына әңгәмә үткәрелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш чоры авторларының әсәрләре дә, нәфис һәм документаль басмалар да куелган иде. Алар яшь укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәш турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.

Татар халкының традицияләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Кич утыру" фольклор кичәсе узды. Чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның озын кышкы кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләр "кич утыру" дип аталулары турында сөйләде. Чарада балалар төрле милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.

Балачак - иң матур чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза. 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  «Көмеш кыңгыраулы балачак” дип исемләнгән  уенлы күңел ачу программасы уздырды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, балалар әдәби викторина сорауларына җавап биреп, зирәклектә көч сынаштылар, уеннарда, конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде. Барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр бирелде.

Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен тәмәке тартудан дөньяда 5 миллионнан артык кеше үлә.

Балаларны яклау көне ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.    Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул.


3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бу чараны оештыруда  китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды.Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды. Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар.   Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.

Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.

Чара "Күңелле балачак!" дип исемләнгән күңелле конкурслар, уеннар һәм викториналар белән башланып китте һәм балалар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәмдә балалар күп булды, аларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Барлык катнашучы балаларга да җәйге укулар өчен яңа китаплар тәкъдим ителгән буклетлар таратылды.

Ул бөтен дөньяда тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Савыты төрле - зыяны бер үк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр ун кешенең берсенең үлеменә тәмәке тарту сәбәпле. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китаханәсендә клуб белән бергә “Тәмәкенең зыяны” исемле темага күргәзмә ясалды һәм әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә әлеге проблемага кагылышлы китаплар, брошюралар урын алды.

Ике командага бүленеп, балалар төрле өлкәләрне колачлаган викторинада көч сынаштылар. Шулай ук традиция буенча бу көнне «Җәй китаплар белән җылынсын» җәйге укулар программасы ачылды. Китапханәдә һәм мәйданчыкта теләсә нинди зәвыкка һәм яшькә туры килә торган китап күргәзмәләре эшләнде. Актив катнашканнары өчен бәйрәм кунаклары татлы призлар алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International