Газета-журналлар әйләнә-тирәдәге хәлләр турында мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр. Балалар журналы һәм газеталары үзләрендә уен һәм танып белү материалларын берләштерә, баланы уку дөньясына озата бара, үзен күрсәтергә, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә.
Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче гаиләләрдә килеп чыга торган проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу турында сөйләде. Шулай ук, З. Шәфигыйнең «Гаилә серләре» дигән китабына күзәтү ясады.
16 май көнне Балалар иҗат үзәге укучысы Котдусова Зәринә, методист Гәрәева Р.Р. җитәкчелегендә, "Серле каләм" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Зәринә "һөнәрләрнең төрлесе бар" номинациясендә 2 нче урынны алды. Без аны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.
16 май көнне Әбде авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Пароль их – «Родина», а лозунг их – «Победа» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларга Җиңүнең нинди авырлыклар белән яулануы, Брестны саклаучылар, Ленинград блокадасы, панфиловчыларның «Бер адым да артка чигенмә, безнең артта Мәскәү!» дигән анты турында сөйләде.
Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар гаиләнең һәр кеше тормышында иң мөһиме икәнлеген белделәр. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр: без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Чара барышында катнашучылар гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, гаилә әгъзалары турындагы табышмакларны чиштеләр, викторинада катнаштылар. Шулай ук китапханәдә «Мин һәм минем гаиләм укый» китап күргәзмәсе оештырылды, анда бәхетле гаилә тормышының серләрен ачучы китаплар тәкъдим ителде.
Бу бәйрәм күңелләребезгә тагын да аклык, сафлык өсти. Гаилә - бәхет ачкычы, диләр. Чыннан да шулай, табигать тә бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә.
13 нче май көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында 8-11 нче сыйныф укучылары өчен «Әдәбият белгечләре» дип исемләнгән интеллектуаль чара узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар бик теләп «Уйлап җавап бир», «Шигыр сөючеләр», «Әкиятен таны», «Сүзләрне тап», «Шагыйрьләрне беләсеңме» һәм башка төрле биремнәрне үтәделәр. Чарада укучылар рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.
Җиңүчеләрне ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм «ТМР мәгариф бүлеге» мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А. Н бүләкләде
Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган, яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә әлеге датага багышланган чаралар уздырылды. Көн дәвамында педагоглар балаларга гаиләнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр.
Илебез өчен Бөек бәйрәм, Җиңү көне алдыннан Баландыш авылы мәдәният йортында «Язлар безгә Җиңү алып килде» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чараны оештыруда Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты. Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р. Ш. һәм мәктәп директоры Ю.Р. Хуҗин тантаналы чыгыш ясадылар. Тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Сугышта һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм обелискка Ватаныбызны коткарган өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә дан таҗы салдылар.